сценарий н.абдулово

1 А.Б: Исәнмесез, кадерле дуслар,авылдашлар,кунаклар!

Сезне үзебезнең залларда күрүебезгә чиксез шатбыз.

Боек Ватан сугышында жину яулаганга 70 ел хэм 2014 ел — мэдэният елы дип игьлан иту унаеннан ,сезнен игьтибарыгызга

“Кочле рухлы — туган ягым” дип исемләнгән, ижади концерт программабызны тәкъдим итәбез.

2 А.Б: Хэтерлэудэн курыкма син! уткэннэрне онытма син!

Бел син ерак бабаларнын, ни иккэнен,ни чэчкэнен,

Нинди уйлар,нинди моннар,безгэ калдырып киткэнен!

№-1 - Крис биюе

2 А.б: Сагыш-сагынудан туган хисләр,уятсалар кереп төшеңә

Дәрман алып, бер рухланыр өчен, туган ягы кирәк кешегә.

1 А.Б: Туган якта сулар һава гел саф, жилләре дә йомшак сирпелә.

Кендек каны тамган, тәпи баскан, туган ягы кирәк кешегә.

2 А.Б: Э нэрсэдэн башлана сон туган як?

1 А.Б: Аның шифалы һавасыннан, көмеш кебек саф суларыннан,

бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп, күңелләрне үстереп җибәрә

торган хәтфәдәй болын-кырларыннан. Күреп туймаслык

купшы урманнарыннан, сиңа ихластан бәхет-шатлык

теләүче кешеләреннэн.

1 А.Б: Туган туфрактан , тын сукмактан ,

Авыл сукмагыннан башлана.

2А.Б: Безнен туган ягыбыз — Татарстан республикасынын

Элмэт районы Тубэн Абдул авылы.

1 А.Б: Туган авылыбызнын тарих битлэрен ачып,анын уткэненэ куз салыйк.

2 А.Б: 1621 нче елны, хәзерге Биектау районы Ташлы авылыннан,

Нижгар татары, Абдул исемле кеше, патша чиновникларыннан качып,

куе урманнар белән капланган Шушма елгасы буена килеп утыра.

Абдул из Нижнего – Түбән Абдул атамасы белән авыл киңәя башлый.

№-2 -

1 А.Б:Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк!

Нинди газиз,тирән мәгънәле сүзләр! Безнең аңыбыздагы

һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар,

акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә.

2 А.Б: Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч — ватаныбызны,

шул җирләрдә яшәүче халыкның эшен – тормышын ярату,

патриотизм хисе ята.

1 А.Б:Халык хуҗалыгы чыгырыннан чыгарылган ач, ялангач Россия

халкы боек ватан сугышы елларында баштанаяк коралланган

немец гаскәрләрен тар-мар итте. Чөнки туган илгә, туган җиргә,

туган ягына,балаларына,аларнын килэчэгенэ булган мәхәббәт

хисе дошман коралыннан көчлерэк булып чыкты.

Безнең авылдан гына сугышка барлыгы 280 кеше киткэн, 158 кеше яу кырында батырларча һәлак булган,122 кеше исэн кайткан.

2 А.Б:

№-3 Сезнен каршыгызда яшь талантыбыз Энисэ Шэйхетдинова «Уз оем»

№-4 татар биюе

Кургэнегез бармы сылу кызлар,кия торган татар камзулын,?

Бизэгенэ гуя сыйдырган ул,бар тарихын илнен,бар монын.

Буыннардан-буыннарга кучэ,халкымнын ул асыл киеме,

Билдэмэсен элэктереп куйсан,бигрэк нечкэ итэ биленне.

1 А.Б: Инде мин ничэнче мэртэбэ,гасырлар китабын актардым,

Купме яу ,сугышлар аркылы,син жинеп чыккансын ватаным.

Сез кайсы халыктан дисэлэр,батырлар исемен атадым,

Батырлар утларга керделэр,тик исэн булсын дип ватаным.

2 А.Б: Күпме кешеләрне, күпме шәһәр һәм авылларны юк итте ул сугыш.

Янадан туган ягыбызны:шэхэрлэребезне,авылларыбызны

торгызырга кирэк булды.

1 А.Б: Узең туган авылда музей төзү өчен туган ягыңны чиксез ярату,

хэм чыганакларыңа чын куңелдән бирелгән булу кирәктер.

1961 елны китапханәче һәм клуб мөдире Хәлиулла Хәйрулла

улы Эхмәтшин тарафыннан туган якны өйрәнү музее ачыла.

Халык музеена чын тарихи ядкәрләр җыюга ирешүче Хәлиулла Эхмәтшин «Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре»

дигән исемгә лаек була. Авылыбызның гүзәл табигатен сурәтләп,

чал тарихын барлап, аның фидакарь кешеләренә мәңгелек

һәйкәл – музей төзеп бүләк итеп калдыручы Хәлиулла Эхмәтшиннын

хезмэте киләчәк буыннар өчен ядкарь булып торсын.

№-5 –Халилов Фазыл жыр

№-6 -Вальс

2 А.Б: Еллар уза,доньяга яна буыннар килэ.

Эмма кангойгыч сугышлар турында онытырга беребезнен дэ хакы юк!

Изге жиребезне илбасарлардан саклап калган,анын иминлеге очен

гомерен дэ кызганмаган Ватан сугышы кахарманнары,торле жирлэрдэ

сугыш кырында хэлэк булган,хэбэрсез югалган якташларыбыз , гомерлэре

вакытсыз озелгэн якташларыбызнын якты истэлегенэ, авылга нигез салучы Абдул Кляулиннын оныгы, авылдашыбыз Равилов Радик Эгьлэм улы , сугышчыларнын исемнэрен яна ,затлы

итеп эшлэнгэн хэйкэл тактасына уеп куйды,батырлыклары мэнгелек

ут булып кабынды. Эйдэгез эле без аларны бер минутлык тынлык белэн искэ алыйк.

№-7 Халиуллина Голфия шигырь

№- 8 татар биюе Айзилэ

1 А.Б: Читтә йөргән чакта, сагындырып, керер өчен төнлә төшеңә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле, туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап заманалар, матур бәя бирсә эшеңә, -

Шатлыкларын ишеттерер очен,туган ягы кирәк кешегә.

2 А.Б:

Түбән Абдул авылы кешеләре – хезмәт кешеләре.

Авылдашлар арасында Бөек Ватан сугышында илне саклап, тыныч тормышка кайткач гомерләрен илгә, икмәк җитештерүгә багышлаган , өч орден кавалеры Гатин Мәхмүт Гариф улы, Минхәеров Эхмәди Зәки улы. Авылыбыз кешеләре арасында Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, академик Сәхапов Минәхмәт, авылыбыз тарихын барлап, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре исеменә ия булган Эхмэтшин Хэлиулла Хэйрулла улы,анын туганы Эхмәтшин Равиль Кэлимулла улы-татарстаннын рэсэйдэге вэкэлэтле вэкиле хэм примьер-министрнын беренче урынбасары. Тубэн Абдул — Элмәткә һәм Татарстан Республикасына гына түгел, Рәсәйнең бик күп төбәкләренә акыл ияләре тәрбиялэп биргэн тобэк.

1 А.Б:

№-9 Кашапов Рэис ыр

№-10 “Яшьлек” бию ансамбле башкаруында хинд биюе.

1 А.Б: Горлэп торган Билэр ягыннан мин,

Жырлап торган мишэр ягыннан.

Булыр микэн миндэй шушы якны,

Янып сойгэн,озелеп сагынган.

Дип белдерэ узенен сагыну,ярату хислэрен ,киң күңелле, матурлыкка, батырлыкка омтылучы замандашыбыз,авылдашыбыз ,шагыйрэ,хэзерге вакытта «Шэхри Чаллы» газетасы редакциясенен мохэррире Сирень Якупова. Аның шигърияте – хыялның һәм илһамның мәңге саекмас, мәңге кимемәс чишмәсе булган табигатьтән,туган җирдән, ата-бабаларыбыз үткән, замандашларыбыз нык басып барган юлдан.

№-11Ш.Лилия «Агымсу»

№-12-татар биюе

2 А.Б:

Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать, мәдәният, дәүләт эшлеклеләре, хезмәт алдынгылары биргән нефть тобэге- Элмэт ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Районыбыздагы рухи тормыш саекмас чишмәне хәтерләтә. Елның һәр фасылында үзенең яңа төсләрен табып челтери-челтери ага да ага. Менә шундый сандугачтай җыр сузучы, тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!

Уйна, дустым, гармунынны уйна,сокландыр син туган халкынны,

Сокландырып туган халкынны,йорэгенэ сал син ялкынны.

Уйна дустым ,гармунынны уйна,чэчеп жибэр халкым моннарын,

Дэртлэндер син туган халкыбызнын,батыр кызларын хэм улларын.

№-13 Сезнен ихтибарыгызга гармунчыларыбыз башкаруында тезмэ.

№-14- Мотыгуллин И. жыр гитарада

2 А.Б.: Җырлары булмаган халык җирдә юктыр ул, чөнки акыл югарылыгына ирешкән кеше күңелен моңлануларсыз күз алдына китереп булмый.

Ин авыр вакытларда да жыр-бию яшэргэ коч биргэн.

Ерак араларны җыр якынайта,

Ерак күңелләрне җыр кавыштыра.

Җырлыйк әле дуслар, шундый бер көч белән

Һәрберебезне таный алсыннар

Йөз мең телле моңнар арасында

Безне тыңлап хәйран калсыннар.

-15 Сэхнэбездэ Энисэ хэм Лилия Шэйхетдиновалар “Жыр керсен кунелгэ”

2 А.Б.: Туган ягыбызнын данлы уткэне- ул чишмэ суы белэн сенгэн

кочле рух, акыл хэм байлык.

Икмэк- кешене туендыручы булса ,жир –кешене сыендыручы,ана- сина гомер бируче.Э ин мохимнэрнен берсе- хэр кешенен туган ягы булуы,анын тормышы хэм тарихы белэн кызыксынуы.Чонки «тарих ул – безнең кылган гамәлләребезнең хәзинәсе, үткәннәребезнең шаһиты, бүгенгебезгә үрнәк һәм гыйбрәт, киләчәк буынга кисәтү» – дигән М. Сервантес.

Кабат сугышлар булмасын. Илләр, көннәр тыныч булсын.Бишектәге сабыйлар да, чал чәчле ветераннар да рәхәт, тыныч яшәсеннәр иде.

1 А.Б: Безнең дә бит улларыбыз үсә-

Мирасыбыз булсын калдырырлык,

Чәчә алмасак, алар чәчәр өчен

Сөргән басу калсын, калсын орлык.

Яңа буын менеп чабар өчен

Атларыбыз калсын җиккән килеш,

Сүнмик әле, пыскып, күмер кебек

Сүнсен йөрәк ярсып типкән килеш.

Горурланыр безнең хакыбыз бар,

Илләр тыныч, чорлар, замана ак,

Туар көнне көтеп тормыйк, әле,

Каршысына чабыйк яланаяк!

Шушы шигьри юллар белэн узебезнен кичэбезне тогэллибез.

2 А.Б: Барыгызга да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек,

аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез.

1 А.Б: Э хэзер сезнен игьтибарыгызга Тубэн абдул авылынын

олкэн буын катнашуында “Ил сакларга китэ егетлэр”

дип исемлэнгэн ижат чыгышларын тэкьдим итэбез.

.

 




Предыдущий:

Следующий: